Районда РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча вакытыннан алда тавыш бирү башланды
Район башлыгы Равил Хисаметдинов беренчеләрдән булып үз тавышын бирде.
(25 июнь, Ләлә Сафиуллина, Апастово-информ”).
“1 июльдә Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча Гомумроссия тавыш бирүе узачак. Бу көн рәсми рәвештә ял көне дип игълан ителде. Әлеге мөһим вакыйгада төп тавыш бирү көненә кадәр дә катнашырга мөмкин. Бүген районыбызда РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү башланды. 25 июньнән башлап 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Районда сайлау участоклары иртәнге 8.00 сәгатьтән кичке 8.00 сәгатькә кадәр эшли. Һәркем үзенә җайлы вакытта сайлау участогына килеп, тарихи вакыйгада катнашып, үз тавышын калдыра ала. Бу мөһим чарада һәр райондашыбыз үз өлешен кертер дип ышанабыз”, - дип белдерде район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров.
Сайлау участоклары үз эшләрен тулы әзерлек белән башлап җибәрде. Бирегә килүче һәркемнең иң элек температурасы үлчәнелә, битлек, перчаткалар, авторучка бирелә. Сайлау участоклары даими дезинфекцияләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев