Реклама
Җәмгыять
Районда үрнәк гаиләләр хөрмәтләнә
Озак еллар иңне-иңгә куеп гомер кичерүче, Алтын, Зөбәрҗәт туйларын каршы алучы гаиләләргә район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырыла, мамык шәл һәм түбәтәй бүләк ителә.
(13 октябрь, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).
Сатмыш авылында яшәүче 50 елдан артык парлы гомер юлы узучы Рәшит абый һәм Сәвия апа Нигмәтуллиннар, Разыйм абый һәм Өммегөлсем апа Нургалиевлар, Зөбәрҗәт туйларын каршылаган Хәлимулла абый һәм Оркыя апа Сәлаховлар район башлыгының Рәхмәт Хаты һәм мамык шәл һәм түбәтәй белән бүләкләнде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина һәм Сатмыш авыл җирлеге башлыгы Равилә Сибгатова өлкәннәрне истәлекле гаилә бәйрәме белән тәбрик итеп, изге теләкләрен юлладылар.
Озак еллар бер уйда, бер максат белән парлы гаилә сукмагыннан атлап, кулга-кул тотынышып гомер көзләренә кергән гаиләләрнең тормыш мәшәкатьләре дә, авырлыклары да артта калса да, бер-берсенә булган җылы мөнәсәбәт һәм хөрмәт хисләре артканнан арта бара. Һәр көнгә сөенеп, тормышның кадерен белеп гомер кичерә алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев