Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда тагын бер шахмат зонасы ачылды

Чүрибураш укучылары да шахмат спорты белән шөгыльләнү мөмкинлегенә ия булды.

(31 март, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


Шахмат зонасы «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Илшат Гафуров һәм Фәнил Баһаветдинов ярдәме белән булдырылды.
“Районда “Мәгариф” милли проекты кысаларында һәм депутатларыбыз ярдәме белән 20 мәктәптә махсус шахмат зоналары ачылачак. Алар барлык кирәк-яраклар: махсус өстәл-урындыклар һәм сәгатьләр белән җиһазландырыла”, - дип белдерде “Бердәм Россия“ партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Румия Идрисова.
Чүрибураш мәктәбендә шахмат зонасы тантаналы төстә ачылды. Чарада катнашкан район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Рамилә Шәвәлиева балаларны тәбрик итеп, зур җиңүләр теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев