Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда терлек азыгы әзерләү башланды

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре күпъеллык үләннәрнең беренче катын чабу эшләренә кереште.

(24 июнь, “Апастово-информ”).


“Апас – Мол” агрофирмасы Горбунов берләшмәсе кырларының 4000 гектар мәйданын күпъеллык үләннәр били. Бүген биредә аларны печәнгә чабу эшләре бара.
“Узган елгы корылык безнең өчен зур сынау алып килде. Матур язлар килү терлекчеләр өчен зур сөенеч”, - ди Горбунов берләшмәсенең әйдәп баручы зоотехнигы Илсур Хәсәнов.
Горбунов берләшмәсе “Дәүләки” бүлекчәсенең 51 гектарлы кырында “Костер” күпъеллык үләне бик мулып өлгергән.
“Ул сыерлар һәм яшь бозаулар өчен яхшы. Витаминнар да бай. Сөякне ныгыта, аппетитны арттыра”, - ди белгеч.
Горбунов берләшмәсендә 4500 баш шартлы терлек исәпләнә. Аларны кышлату өчен 16 мең тонна сенаж, 19 мең тонна силос, 4 мең тонна печән әзерләргә кирәк.
Илсур Хәсәнов белдерүенчә, мөмкинлекләр җитәрлек. Хезмәт ике сменада оештырылачак. Печәнне тутыру өчен барлык ангарлар да әзерләп куелган.
Авыл хезмәтчәннәре дә вакытның кадерен белә. Бер минутны да бушка уздырмый.

#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев