Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда үткән праймеризларда катнашучы депутатлыкка кандидатлар һәм сайлаучылар футбол кырында көч сынаштылар

12 июнь -Россия көнендә Каратун мәктәбе спорт залы һәм стадионында "Прайм-Лига" районкүләм спорт ярышлары үткәрелде. Иртәдән мәктәп яны бәйрәм рухынча бизәлгән иде инде. Район мәктәпләре, авыллардан командалар килгән арада район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов күчмә киңәшмә үткәрде. - "Бердәм Россия" Бөтенроссия партиясе зур эшләр башкара. Иң гади, барыбызның да...

12 июнь -Россия көнендә Каратун мәктәбе спорт залы һәм стадионында "Прайм-Лига" районкүләм спорт ярышлары үткәрелде.

Иртәдән мәктәп яны бәйрәм рухынча бизәлгән иде инде. Район мәктәпләре, авыллардан командалар килгән арада район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов күчмә киңәшмә үткәрде.

- "Бердәм Россия" Бөтенроссия партиясе зур эшләр башкара. Иң гади, барыбызның да күз алдындагы мисалларның берсе- максатчан программа буенча эшләп, соңгы 3 елда районыбызда уннан артык яңа спорт корылмасы файдалануга тапшырылды. Апаста андый типтагы, куркынычсыз һәм заманча балалар ял итү, уен мәйданчыклары дүртәү, Свияжский бистәсендә һәм Каратунда өчәү. Апаста аграр көллият, үзәк парк, Боз Сарае янәшәсендә, Дәвеш "Зөя" балалар ял һәм сәламәтләндерү Үзәгендә төзелгән ачык, ясалма чирәм "чәчелгән" спорт мәйданчыкларында үткәрелгән бәйгеләрнең исәбе-хисабы юк -яхшы уен шартлары һәм мөмкинлекләр яшьләрне даими үзенә тарта. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән республикабызда киң колач җәйгән "Спорт яратучы Татарстан" хәрәкәтендә дә Апас бик актив катнаша, яуланган призлы урыннар, Кубок-Дипломнар дистәләр белән исәпләнә. Каратунда быел төзелүче ачык спорт мәйданчыгын ачкач, төзүчеләр Борнашта да шундый ук типлы спорт корылмасы төзелешен башлаячак,-ди бу уңайдан район яшьләр эше, спорт комитеты җитәкчесе, быелгы район Сабантуе батыры Рафис Хәбибуллин.

-"Бердәм Россия" сөяси партиясе үткәргән бүгенге спорт бәйрәмендә йөздән артык яшь спортчы, ун җыелма команда катнашты,-ди партиянең Апас җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Румия Идрисова.

Бу гадәти булмаган "Прайм- лига" турнирында праймеризларда катнашучы депутатлыкка кандидатлар һәм сайлаучылар көч сынашты. Мәгълүм булганча, 1нче июньгә районда "Бердәм Россия партиясе эчендә алдан тавыш бирү, иң лаеклыларны сайлап алу процедурасы төгәлләнде. Ул 22 мәйданчыкта үтеп, аларда барлыгы 262 кандидат һәм 663 сайлаучы катнашты. Партия эчендә алдан тавыш бирүдә катнашучы кандидатлар һәм сайлап алучылар арасыннан спорт сөючеләр бүген үзләрен мини-футбол кырында сынап карады. Уенда барлыгы 4 команда катнашты. "Депутатлар" (әлеге җыелма командада депутатлыкка дәгъва кылган кандидатлар һәм Азбаба авылы яшьләре уйнады), "Сайлаучылар" (әлеге команда составында праймеризда катнашучы сайлаучылар һәм Апас яшьләре иде), Каратун һәм Морзалар яшьләре командасы арасында "Бердәм Россия" партиясе Кубогына "Депутатлар" командасы ия булды, икенче урында "Сайлаучылар", 3 урында - Морзалар яшьләре командасы. "Бердәм Россия" партиясенең Апас җирле бүлеге призлары һәм медальләренә волейбол ярышында беренчелекне Апас урта мәктәбе кызлары яулады, икенче урында - Биеш урта мәктәбе, өченче урында - Болын Балыкчы мәктәбе волейболчы кызлары.

Бу спорт бәйрәме тагын бер истәлекле вакыйга белән дә истәлекле-праймериз барышын гадел һәм оператив яктыртып, район халкына җиткергән "Йолдыз" редакциясе һәм "Апас хәбәрләре" телекомпаниясе "Бердәм Россия" партиясе Апас җирлеге бүлеге башкарма комитеты Грамотасы һәм истәлекле бүләкләренә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев