Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Районда тәрбиягә бала алган гаиләләр белән мөһим очрашу үтте

Гаилә башлыкларына коронавирус куркынычы, ОРВИ һәм грипп янаган чорда бала сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булырга киңәш иттеләр.

(15 октябрь, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


Киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район опека һәм попечительлек бүлеге вәкилләре, психолог катнашты.
“Сез олы йөрәкле әти-әниләр бик җаваплы һәм саваплы эш башкарасыз. Барыгызга да олы сабырлык телим. Һәм бу чорда уяу, балаларыгыз сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булырга чакырам”, - дип мөрәҗәгать итте район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.
Психолог Римма Печкова да бүгенге замана шартларында бала тәрбияләү мәсьәләләренә тукталып үтте.
“Баланың физик сәламәтлеген генә түгел, ә психологик, рухи сәламәтлеген дә кайгырту зарур. Барыннан да бирәк баланы ишетә белергә, аның белән сөйләшергә, фикерләре белән ураклашырга, ышаныч тудырырга кирәк”, - дип киңәшләрен бирде ул.
Опека һәм попечительлек бүлеге белгече Регина Галиуллина үзенең чыгышында олы йөрәкле әти-әниләргә хөрмәтен җиткереп, киләчәктә тә бердәм булып эшләргә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев