Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елын ачу уңаеннан тантаналы чара узды

Бу уңайдан Апас районы мәртәбәле кунаклар каршылады.

(5 февраль, “Апастово-информ”).


Бәйрәм тантанасында Татарстан Республикасы һәм мәгариф министрлыгы милли мәгариф идарәсенең төбәкара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Гөлия Мусина, әлеге бүлекнең әйдәп баручы белгече Әлфия Әхмәтова, Апас районы башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев, аның урынбасары Луиза Сафина, Ульян өлкәсенең Мәгариф һәм тәрбия министрлыгының милли телләр буенча баш белгече Әлфия Абутдинова, “Ульян өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе” оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе, якташыбыз Рәмис Сафин, Ульян өлкәсенең Атказанган укытучысы Мөнирә Джумаева, “Татнетны үстерү фонды” коммерцияле булмаган оешма җитәкчесе, “Әдәби марафон” проектының идея авторы Раиль Гатауллин, республикабыз һәм районыбыз яшүсмерләренең яраткан “Ялкын” журналының баш мөхәррире Илназ Фәйзуллин кунак булып катнаштылар. Алар иң элек Апас туган якны өйрәнү музеенда булып, районыбыз тарихы, аның күренекле шәхесләре белән таныштылар. Музей җитәкчесе Рәмис Номанов кунакларга районыбызның үткәне һәм бүгенгесе турында бик кызыклы итеп сөйләде.
Район мәдәният йорты кунакларны гармун моңнары, балаларның җыр-биюләре, сәламләү чыгышлары белән каршылады.
Фойеда урын алган, “Сәләт” иҗат үзәге, мәктәп, балалар бакчалары тарафыннан оештырылган үзенчәлекле күргәзмәләрне дә кунаклар кызыксынып карап чыктылар.
Бәйрәм тантанасына шулай ук районыбыз мәктәпләре, балалар бакчалары җитәкчеләре, тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, татар, рус, чуваш телләре укытучылары да җыелган иде. Кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев сәламләде һәм озак еллар районның мәгариф үсешенә зур өлеш керткән өлкән укытучыларга “Апас районы оешуга 90 ел” медале белән бүләкләде, татар халкының мәдәни мирасын, тарихын, туган телебезне саклап калуда, яшь буынга милли тәрбия бирүдә зур ярдәм күрсәткәннәре өчен район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Бәйрәм чыгышлар, җыр-биюләр, бүләкләүләр белән үрелеп барды.
Чараның иң тантаналы өлешендә - “Ульян өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе” башкарма комитеты арасында үзара хезмәттәшлек хакында килешүгә кул куелды.
Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә зур өлеш керткән, озак еллар намуслы хезмәт иткән укытучылар һәм тәрбиячеләр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Шулай ук Россия һәм республика бәйгеләрендә җиңү яулаган укытучылар район башкарма комитетының, район мәгариф бүлегенең Рәхмәт хатларына ия булдылар. Җиңүчеләргә акчалата сертификатлар тапшырылды, чәчәк бәйләмнәре бүләк ителде.
Бәйрәм туган телебезне кадерлик, яклыйк, саклыйк дигән теләкләр беллән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев