Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда тыл хезмәтчәннәренә юбилей медальләре тапшыру дәвам итә

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медальләре Шәмбалыкчы һәм Урта Балтай авыл җирлекләрендә гомер кичерүче тыл ветераннарына тапшырылды.

(Ләлә Сафиуллина, “Апастово-Информ).



Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина тылда хезмәт куйган райондашларга җиңүгә керткән өлешләре һәм тыныч күк йөзе өчен олы хөрмәтен белдереп, район башлыгының ихлас рәхмәт сүзләрен, изге теләкләрен җиткерде.

Шәмбалыкчы авыл җирлегендә яшәүче тыл ветераннары Ябалак авылы мәдәният йортына чакырылып хөрмәтләнде. Биредә алар өчен мул сыйлы табын корылды. Район мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан матур җырлар яңгырады. Авыл җирлеге башлыгы Физзәт Миңнуллин зур батырлык кылган авылдашларына олы хөрмәтен белдереп, ихлас теләкләрен юллады.

Урта Балтай авыл җирлегендә яшәүче тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре өйләренә барып тапшырылды.
“Урта Балтай авыл җирлегендә 25 тыл хезмәтчәне яши. Алар нык булулары белән үсеп килүче буын өчен үрнәк булып торалар”, - ди Урта Балтай авыл җирлеге башлыгы Илфир Гәрәев.

Тыл хезмәтчәннәре тапшырылган медальләр һәм күрсәтелгән игътибар өчен җитәкчеләргә олы рәхмәтләрен белдерделәр, яшь буынга сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев