Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда урып-җыю эшләре дәвам итә

Яңгырлар туктап, кояш карый башлауга комбайннар басу-кырларны иңли. Район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 13 августка район буенча 5262 гектар мәйданда 18274,63 тонна ашлык җыеп алынды. Уңыш 34,7 центнер тәшкил итә.

“Свияга” агрофирмасының Апас берләшмәсе игенчеләре өчен дә кояшлы көннең һәр минуты кадерле. Акхуҗа бүлекчәсенә караган 245 гектарлы арпа кырында кызу эш вакыты. Комбайнчылар да машинага икмәк бушаткан арада гына сөйләшәләр.

– Бүген менә яңгырдан соң кояш чыгып, җилләүгә кырга чыктык. Ун комбайн эшли, җиде машина берөзлексез ташып тора. Уңыш та яхшы, 41,9 центнер чыгып бара, - ди берләшмәнең әйдәп баручы агрономы Айрат Корбангалиев.

 

13 нче августка “Свияга” агрофирмасы буенча 4979 гектар басу-кырлардан 17306 тонна бөртеклеләр җыеп алынган. Уртача уңыш 34.8 центнер тәшкил итә. Горбунов берләшмәсендә 1711 гектар мәйданда суктырылган ашлык күләме 7505 тонна. Бер гектардан уртача 43.9 центнер уңыш чыга. Йомралы берләшмәсендә 1504 гектардан 3929 тонна ашлык суктырып алынды. Уңыш 26.1 центнер. Әлмәндәр берләшмәсе 1275 гектардан 3821 тонна ашлык суктырды, уңыш 30 центнер тәшкил итә. Апас берләшмәсе 489 гектар мәйданда 2051 тонна ашлык суктырып алды, уңыш 41,9 центнер. “Ибраһимов һәм К” хуҗалыгында 109 гектар мәйданда 566 тонна икмәк җыеп алганнар, уңыш 51.9 центнер. “АгроАктив” хуҗалыгы игенчеләре 174 гектар басулардан 402.63 тонна ашлык суктырып алганнар, уңышы 23,1 центнер тәшкил итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев