Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Районда волонтерлар өлкән яшьтәге райондашларга булыша

Волонтерлар ялгыз яшәүче өлкәннәрне беренчел кирәк-яраклар, азык-төлек, дарулар белән тәэмин итә.

(30 март, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


Район халыкны социаль яклау идарәсе белгече Светлана Салаватуллина белдерүенчә, кайнар линия телефоны аша кергән мөрәҗәгать тәүлек дәвамында үтәлә. Волонтерлар кирәк-яракларны сатып алалар һәм хуҗасына илтеп тапшыралар. Барысы да гадел башкарыла. Продуктлар тикшереп алына, исәп-хисап ясалына. Шулай ук куркынычсызлык кагыйдәләре дә төгәл үтәлә. Волонтерлар махсус битлекләрдән, перчаткалардан йөриләр. Алар өйгә үтеп кермиләр. Чөнки ул тыелган.
Бүгенге көндә волонтерлар отряды 3 өлкән райондашыбызга ярдәм күрсәткән. Апаста яшәүче тыл хезмәтчәне Әминә апа Саматова да кайнар линия телефонына мөрәҗәгать итеп, кирәк-яраклар белән тәэмин ителгән.
Районда коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә (884376)21-0-80 “Кайнар линия” телефоны ачылды. Ул “Рассвет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге базасында азык-төлек һәм дарулар китерү мәсьәләлре буенча ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга шалтыратулар өчен билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев