Районда яшәүче, Ленинград блокадасының тере шаһитлары булган ветераннар тарихи китапта урын алдылар
“Сугыш - хатын-кыз йөзле түгел” республикакүләм социаль гуманитар проектының икенче этабы тәмамланды.
(17 сентябрь, “Апастово-информ”).
Аның нәтиҗәсе итеп республика хатын-кыз депутатлары һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатлары ярдәме белән, тарихны чагылдырган тагын бер китап дөнья күрде. Анда Бөек Ватан сугышы чорының хатын-кыз тыл хезмәтчәннәре, Ленинград чолганышында калган ветеран хатын-кызлар турында мәгьлүматлар китерелгән.
“Китап битләрендә районыбызда яшәүче, Ленинград блокадасының тере шаһитлары булган Галия апа Гыйззәтуллина һәм Сария апа Сафина турында да истәлекләрне күреп була. Китаплар районга да бүләк ителде. Авыл җирлекләре башлыклары аларны ветераннарның кулларына тапшырдылар. Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров әлеге истәлекле китапларны Апас туган якны өйрәнү музеена бүләк итте. Тарих белән кызыксынган райондашлар, балалар китап белән музейда таныша алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев