Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда үзизоляция режимын бозучылар тоткарлана

Бүген телевидениедән дә, газеталардан да илебезнең җаваплы кешеләре халыкны өйдә утырырга чакыра. Ләкин күпләр моңа ваемсыз карый. Хәзер шәһәрләрдә да, авылларда да кеше күпләп урамда йөри башлады.

(11 апрель, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).


Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов коронавирус авыруы белән хәлнең бик катлаулы булуын белдереп, Республика торак пунктларында үзизоляция режимын бозучыларга карата күрелә торган чараларны кискен катгыйлаштырырга кушты.
Бу уңайдан, район башлыгы Равиль Хисаметдинов күрсәтмәсе нигезендә, Апаста да район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәм Роспотребнадзор белгечләре контрольне көчәйтте. Куелган таләпләрне үтәмичә, үзизоляция режимын бозып, урамда йөрүчеләрне ачыклау эше дәвам итә. Алар законда каралган җаваплылыкка тартылалар, тиешле штрафлар салына.
Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Айрат Нигмәтҗанов белдергәнчә, бүгенге көнгә унсигез кеше үзизоляция режимын бозган өчен җавапчылыкка тартылган. Роспотребнадзор белгечләре һәм полиция хезмәткәрләре законда каралган тәртиптә протоколлар төзеп, штрафлар салганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев