Реклама
Җәмгыять
Райондашлар “АК БАРС СОЗИДАНИЕ” хәйрия Фондыннан ярдәм алды
Апаста яшәүче Насыйбуллиннарга һәм Кызыл-Тау авылыннан Җаббаровларга азык-төлек җыелмалары тапшырылды.
(21 октябрь, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).
20 августтан башлап “АК БАРС СОЗИДАНИЕ” хәйрия Фонды Татарстан Республикасында Турыдан-туры линия. Азык-төлек ярдәме 2.0” социаль мөһим проектын тормышка ашыру максатыннан акция уздыра. Әлеге акция кысаларында турыдан-туры элемтә вакытында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итүчеләргә азык-төлек җыелмасы тапшырыла.
“АК БАРС СОЗИДАНИЕ” хәйрия Фонды тарафыннан уздырылучы акция районда да узды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев Апаста яшәүче күпбалалы Рөстәм һәм Айгөл Насыйбуллиннар гаиләсенә азык-төлек җыелмасы тапшырды. “Безнең хәлебезне аңлап, ярдәм кулы сузган җитәкчеләргә гаиләм исеменнән рәхмәтемне җиткерәм”, - диде гаилә башлыгы Рөстәм Насыйбуллин.
Кызыл-Тау авылыннан Альберт Җаббаров гаиләсе дә шундый ук ярдәмгә ия булды. Авыл җирлеге башлыгы Марат Нуриев азык-төлек җыелмасын гаилә башлыгына ирештерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев