Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Райондашлар изге эштән читтә калмады

Район буенча барлыгы 30 тоннадан артык гошер җыелып, Буа картлар йортына, аграр көллият студентларына һәм аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә тапшырылган.

(24 октябрь, “Апастово-информ”).


Быел да райондашлар Гошер сәдакасын җыю эшенә бик теләп кушылган. Изге эш районның барлык мәчетләрендә дә оештырылган. Аның нәтиҗәсендә 30 тоннадан артык гошер җыелып, Буа картлар йортына, аграр көллият студентларына һәм аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә тапшырылган. Аеруча Урта Балтай, Олы Бакырчы, Кече Бакырчы, Багыш, Дәвеш, Тутай, Әлмәндәр авыллары халкы активлык күрсәткән.
“Халык ярдәм итү йөзеннән халык авыл мәчетләренә бәрәңге, чөгендер, кәбестә, кишер, кабак, суган кебек яшелчәләр, бал, варенье һәм бөртекле культуралар алып килде. Гошер ул – сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт. Гошер сәдакасының мәҗбүри булуының асыл мәгънәсе – теләсә кайсы уңыш нигезендә Аллаһының рәхмәте ятуда, чөнки әлеге нигъмәтләр табигать шартларының уңай килүе нәтиҗәсендә өлгерә. Бу изге эшкә райодашларыбызның кушылуы да уңай күренеш”, - дип белдерде район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев