Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Районның иң оста сыер савучысы Илмас Сәмигуллин: “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз бит ул"

Районда иң оста сыер савучы булып Илмас Сәмигуллин танылды Ул “Свияга” агрофирмасының Горбунов берләшмәсе Балтай бүлекчәсендә эшли.

(29 июль, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


Илмас Сәмигуллин Югары Балтай авылыннан. Башта ул фермада терлекче булып хезмәт иткән булса, хәзер ел ярымнан бирле сыер савучы эшендә. Бүгенге көндә аның төркемендә 40 баш савым сыеры бар.

“Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз бит ул. Бу эшкә ничек кереп киткәнемне үзем дә белми калдым. Тиз арада өйрәнеп тә өлгердем. Терлекчелек эшендә шактый еллар эшләгән кеше булгач, бер генә дә авырлыгын сизмәдем”, - ди ул.

Реклама

Илмас Сәмигуллин Борнаш фермасында үткән сыер савучылар һәм ясалма орлыкландыру технологлары бәйгесендә үз осталыгын күрсәтеп, беренчелекне яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев