Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Районның мәгариф оешмалары коллективлары башкалада узган ярминкәне оештыруда югары бәягә лаек булдылар

Апас районы мәгариф бүлеге, район мәктәпләре, аграр көллият коллективлары быел да ярминкәгә зур әзерлек белән килделәр.

(27 сентябрь, “Апастово-информ”).


Районның мәгариф бүлеге, мәктәп, аграр көллият коллективлары үзләре үстергән авыл хуҗалыгы продукциясен башкала халкына тәкъдим иттеләр. Шулай ук казанлыларны төрле кул эшләнмәләре, күңелле концерт программасы белән дә сөендерделәр. Ярминкәгә зур әзерлек белән килеп, аны оештыруда активлык күрсәткәннәре өчен югары бәя дә алдылар.
Илгизәр Нигъмәтҗанов җитәкчелегендәге Апас аграр көллияте коллективы «Осталар шәһәре – 2021» республика авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкә – күргәзмәсендә, мәдәни-массакүләм программасында актив катнашканы өчен Диплом һәм Кубок белән бүләкләнде.
Шулай ук Апас районының мәгариф оешмалары ярминкәдә авыл хуҗалыгы продукциясенең иң яхшы ассортиментын тәкъдим итеп, Дипломга һәм Рәхмәт хатына ия булдылар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев