Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Районның социаль өлкә хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

Иң мәрхәмәтле һөнәр ияләренә республика, район җитәкчелеге тарафыннан олы хөрмәт күрсәтелде.

(8 июнь, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).
Социаль хезмәткәрләр – чит кешеләрнең борчуларын да, шатлыкларын да уртаклашып, ярдәм кулы сузарга ашыгучы игелекле, мактауга лаек хезмәт ияләре. Бүгенге көндә районда әлеге өлкәдә 50дән артык кеше хезмәт куя. Алар өлкәннәрне, физик мөмкинлеге чикләнгән райондашларны кайгырту буенча җаваплы һәм бик тә кирәкле эш башкара. Әлеге һөнәр ияләренә район башлыгы Равил Хисаметдинов олы рәхмәтен һәм хөрмәтен ирештерде.
“Халыкка, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә кылган яхшылыгыгыз икеләтә үзегезгә әйләнеп кайтсын. Изге һәм җаваплы эшегездә уңышлар юлдаш булсын. Сәламәт булыгыз!”, - дип ихлас теләкләрен юллады район башлыгы.
Районыбызның социаль өлкә хезмәткәрләренең нәтиҗәле эшен Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева да билгеләп үтте.
“Апасның социаль яклау үзәге коллективы һөнәренә тугры булган, эшен яратып башкаручы, игелекле хезмәткәрләрне берләштерә. Әлеге коллектив республикада да иң яхшылар рәтендә. Барлык хезмәткәрләргә олы рәхмәтемне җиткерәм”, - диде ул.
Котлауларга район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев та кушылды. Районның халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина озак еллар хезмәт иткән тармак ветераннарына, иңне-иңгә куеп эшләүче хезмәттәшләренә ихлас теләкләрен, рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә нәтиҗәле хезмәт куйган, зур уңышларга ирешкән хезмәткәрләр Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының, район башлыгының, район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатларына, Мактау Грамоталарына ия булдылар. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре матур җырлары аша бәйрәм теләкләрен юлладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев