Районның ЗАГС бүлегендә яңа гаилә теркәлде
Әҗем авылы егете Роберт Хисмәтуллин тормыштагы тиң ярын Мәскәү шәһәреннән Апаска килен итеп алып кайтты. Роберт һәм Лилия кавышу мизгелләрен билгеләп үтте. Яшьләр якыннары, дуслары алдында пар балдаклар алмашып, гаиләләренең беренче документын алдылар. Бу хакта ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина хәбәр итте.
(Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).
Роберт районның эчке эшләр бүлегендә эшли. Ул – Апаста участок инспекторы. Лилия – мәдәният хезмәткәре. Яшь гаилә районда төпләнеп калырга уйлый.
Хисмәтуллиннар гаиләсен чын күңелдән тәбрик итеп, саф мәхәббәт, тугры сөю, бәхет-шатлыклар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев