Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районның авыл хуҗалыгы өлкәсендә даими үсеш белән эшләүчеләр арасында Чүрибураш фермасының 20 кешелек тырыш, бердәм коллективы да бар

-Җәйге көтү чорында сөт аеруча каймаклы, күп булды,-ди ферма мөдире Гөлфия Нургалиева.-Ирем Шамил, Альберт Шәфигуллин белән Раил Гыйсмәтуллин терлекләрне тәүлек буе билдән үләнле көтүлекләрдә генә йөрттеләр. Аерым сыерлардан көненә егермешәр килограмм сөт саудык. Налия Вафина, Илсөяр Минһаҗева, Ания Сәлимуллина, Рузия Әхмәтҗанова ел да фермабызда иң күп сөт савучылар рәтендә. Хәзер...

-Җәйге көтү чорында сөт аеруча каймаклы, күп булды,-ди ферма мөдире Гөлфия Нургалиева.-Ирем Шамил, Альберт Шәфигуллин белән Раил Гыйсмәтуллин терлекләрне тәүлек буе билдән үләнле көтүлекләрдә генә йөрттеләр. Аерым сыерлардан көненә егермешәр килограмм сөт саудык. Налия Вафина, Илсөяр Минһаҗева, Ания Сәлимуллина, Рузия Әхмәтҗанова ел да фермабызда иң күп сөт савучылар рәтендә. Хәзер терлек азыгына кытлык дигән нәрсәне дә оныттык, базларда, эскертләрдә ел ярымга җитәрлек сенаж-силос, салам-печән бар. Издереп, оеткы салып әзерләнгән арпа, кукуруз өстәмәсе да ашатабыз сыерларга-сөтнең майлылыгын бик арттыра. Бүген фермадан 3 тонна ярым сөт озаттык, сорты бик яхшы, андый сыйфатка түләве дә әйбәт чыга. 380 баш сыер, 100 баш бозау һәрчак тук, терлекләр алдына рацион буенча азык кертүче тракторчы Рөстәм Бикмөхәммәтов, Радик Шәрәфуллин, ат белән эшләүче Рифгат Хисаметдинов эшенә тел-теш тидерерлек түгел. Бердәм, дус булгач уңышларыбыз бар һәм тагын да булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сельское хозяйство