Районның кайбер авылларында өй эчендәге электр исәпләгечләрне урамга чыгару кирәклеген үгетләп йөрүче билгесез бригада халыкны аптырашта калдырган
Бу көннәрдә редакциягә бер ханым шалтыратты: -Авылыбызда читтән килгән бер бригада өй эчендәге электр исәпләгечләрне урамга чыгарып, йорт диварына күчереп бирәбез дип үгетләп йөри. Эшләренә 7 мең сум акча сорыйлар. Алар районда законлы эшлиме, ничек алданмаска, - дип ачынып, аңлатуыбызны үтенде ул. Сорауга "Татэнергосбыт" Апас бүлеге җитәкчесе Шамил Бакиев җавап...
Бу көннәрдә редакциягә бер ханым шалтыратты:
-Авылыбызда читтән килгән бер бригада өй эчендәге электр исәпләгечләрне урамга чыгарып, йорт диварына күчереп бирәбез дип үгетләп йөри. Эшләренә 7 мең сум акча сорыйлар. Алар районда законлы эшлиме, ничек алданмаска, - дип ачынып, аңлатуыбызны үтенде ул.
Сорауга "Татэнергосбыт" Апас бүлеге җитәкчесе Шамил Бакиев җавап бирә:
- Иң башта мондый белгечләр пәйда булуын авыл җирлегенә, район электр челтәрләренә һәм безнең оешмага хәбәр итегез. Районда электр исәпләгечләрен йорт-корылмалар эченнән үзәкләштерелгән тәртиптә урам якка чыгару (ВЩУ) 2008 елдан башланды. Караборнаш, Борнаш, Йомралы, Карамасар авылларында, Каратун-Апаста, тагын башка авыллардагы кулланучыларның 35 проценты хәзер бу уңайлыктан файдалана. Контролерларга да күрсәткечләрне язып алырга җиңел, өй хуҗаларын да борчып йөрмибез. Таләпләр буенча урам электр исәпләгече җирдән 1,5 метр биеклектә монтажланырга тиеш. Тик шунысы бар-һәр тип исәпләгечнең дәүләт тикшерүе үтү вакыты бар. Ул аның техник паспортында күрсәтелә. Бер фазалы исәпләгеч 8, 10 яки 16 елдан соң, 3 фазалы ут исәпләгеч 10 яки 16 елдан соң урыныннан сүтеп алынып, Казанда махсус лабораториядә сынала һәм күрсәткеч-ваттларны дөрес итеп санавы тикшерелеп, пломбалана. Моны башкарганчы безгә килеп аерым гариза язарга кирәк. Электр исәпләгечсез вакытта абонент кулланган ут өчен түләү нормативлар буенча язылачак. Шуңа да ВЩУ электр исәпләгечне урам якка куйдырганчы йорт эчендәге исәпләгечегезнең куллану вакытын карагыз, госповерка үтәргә ерак булса, өстәмә мәшәкать һәм кирәкмәгән чыгымнарга бармагыз. Һәр нәрсәне авыл җирлеге, туганнарыгыз һәм белгечләр белән киңәшләшеп эшләгез. Контролерлар йорттагы электр исәпләгечне тикшергәндә үзләре үк аның госповерка, файдалануга яраклылык вакытын карап сезгә предписание язарга, аны алыштыру, ВЩУ куйдыру өчен кайда һәм кемгә мәрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатырга бурычлы.
Өегезгә кереп, ВЩУ монтажлыйм дип авыл буйлап үгетләп йөрүчеләрнең документларын, бу эшкә рөхсәт кәгазьләрен сорап алып тикшерү дә бик урынлы һәм дөрес булачак.
Фото:http://yandex.ru/clck/jsredir?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев