Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районның “Яшь десантчы” балалар хәрби-патриотик палаткалы җәйге шәһәрчегендә быел 350 бала ял иткән

16 июнь-21 июльдә "Зөя" балалар ял-сәламәтләндерү Үзәгендә "Яшь десантчы" балалар хәрби-патриотик палаткалы җәйге шәһәрчегендә 4 сменада Апас, Буа, Тәтеш, Кайбыч, Чүпрәле, Югары Ослан, Кама Тамагы районнарыннан 350 бала ял итте. Бу җыен районда алтынчы ел рәттән үткәрелә инде. Яшүсмерләр биредә парашют кию, самолет-вертолеттан сикерү, автомат сүтеп җыярга, пневматик винтовка һәм...

16 июнь-21 июльдә "Зөя" балалар ял-сәламәтләндерү Үзәгендә "Яшь десантчы" балалар хәрби-патриотик палаткалы җәйге шәһәрчегендә 4 сменада Апас, Буа, Тәтеш, Кайбыч, Чүпрәле, Югары Ослан, Кама Тамагы районнарыннан 350 бала ял итте. Бу җыен районда алтынчы ел рәттән үткәрелә инде. Яшүсмерләр биредә парашют кию, самолет-вертолеттан сикерү, автомат сүтеп җыярга, пневматик винтовка һәм АКМ нан төз атарга өйрәнделәр. Республика "Патриот" Үзәге, хәрби комиссариатларыннан килгән офицерлар кулы астында автомобиль йөртү серләрен өйрәнделәр, каршылык полосасын вакытка үтү осталыгын чарладылар. Стройда йөрү, ГТО нормативларын тапшыру күнекмәләре үттеләр. Волейбол, футбол, баскетбол, пейнтбол, җиңел атлетика ярышларында барлык район командалары да катнашты. Былтыр Үзәктә Татарстан Президенты булышлыгы белән ачылган ачык спорт мәйданчыкларында һәр көнне 2-3 спорт төреннән ярышлар үткәрелде. Апас музеена, Батырлар мемориалы, Сугышчан Дан музее, аграр көллияткә оештырылган экскурсияләр аларда зур кызыксыну уятты. Куркачы аэродромында 1 километр биеклектән парашюттан сикерүдә 24 кеше катнашты, шуларның дүртесе- кызлар. Кыю, тәвәкәлләр арасында Апастан 16 яшьлек Марсель Сафиуллин үз гомерендә күктән җиргә икенче тапыр төште инде. Татарстанкүләм хәрби-париотик җәйге лагерлар арасында 5-7 августта Минзәләдә үткән мәктәп укучылары арасында хәрби-техник, парашют спорты Спартакиадасында катнашып, 8 команда арасында гомуми дүртенче урын яуладылар. Парашюттан сикерүдә, турникта күтәрелүдә апаслылар-икенче. Апас егете Илнур Гатауллин турникта ярышуда Татарстан дәрәҗәсендә югары спорт нәтиҗәләренә иреште.

Район яшьләр эше һәм спорт комитеты җитәкчесе Рафис Хәбибуллин хәбәр иткәнчә, киләсе җәйдә Дәвештә җиденче районара җәйге хәрби-патриотик лагерь оештырылачак. Бирегә килергә теләүчеләр лагерь җитәкчесе Марсель Хисамовка алдан мөрәҗәгать итеп, язылып куярга онытмасыннар. Десантчы-ул горур яңгырый!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: летний отдых