Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районыбыз балалар бакчаларында Гаилә көнен билгеләп үттеләр

8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан бакчаларда бәйрәм чаралары узды.

( 8 июль, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).


Гаилә ул – җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аның җылылыгы да шулкадәр көчле була. Апас “Салават күпере” һәм “Кояшкай”, Свияжский бистәсенең “Ләйсән”, Каратунның “Гөлчәчәк” балалар бакчаларында Гаилә көне уңаеннан бәйрәм чаралары узды.
Анда тату гаиләнең терәге булган әтиләр, гаилә җылысын саклаучы әниләр һәм тормышыбызның яме булган балалар җыелды. Алар тәрбиячеләр әзерләгән бәйрәмдә катнашып, үзләрен бердәм, тату гаилә икәнлекләрен тагын бер кат расладылар. Балалар җырладылар да, биеделәр дә. Әти-әниләре белән бергәләп төрле спорт уеннарында үзләренең җитезлекләрен дә сынадылар. Шулай ук йорт эшләрендә әти-әниләренә ни рәвешле булышуларын да күрсәттеләр. Белемнәрен, зиһеннәрен сынау өлешләрендә дә сер бирмәделәр алар.
“Мондый чаралар ата-аналар белән балалар арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту, тәрбия эшендә гаилә белән тәрбиячеләрнең бердәмлеген арттыру өчен бик мөһим. Барлык гаиләләргә дә исәнлек-саулык, иминлек, балаларыбызга якты киләчәк телим”, - дип теләде Апас “Салават күпере” бакчасы мөдире Гүзәлия Гәрәева.
Хәйретдиновлар гаиләсендә тәрбияләнүче Ислам белән Әминә “Кояшкай” балалар бакчасына йөри. Алар да бәйрәмгә гаилә белән, бердәм булып килгәннәр.
“Бакчага балаларыбыз бик теләп йөриләр. Бүген дә бәйрәм буласын белгәч, бик куанып килдек. Көне дә кояшлы, матур тора. Балаларга да, үзебезгә дә бик күңелле”, - ди Руслан Хәйретдинов.
Бәйрәм чараларында район мәгариф бүлеге белгечләре дә катнашты һәм тормышыбызның матур, гаиләләребезнең имин, сәламәт булуларын теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев