Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Районыбыз кабат зур югалту кичерә

Апаста яшәүче, гомеренең күп өлешен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган мөгаллимә, “Йолдыз” (“Звезда”) газетасының баш мөхәррире булып эшләгән Саранюк Валентина Сәгыйть кызы арабыздан мәңгелеккә китеп барды.

(6 октябрь, “Апастово-информ”).


Райондашыбыз Саранюк Валентина Сәгыйтовна Апаста туып-үсә. Мәктәпне тәмамлау белән беренче хезмәт юлын Иске Әнәле авылы балалары янәшәсендә башлый. Шул ук вакытта Казан Дәүләт университетының филология факультетында югары белем ала. Аннан Борнаш, Дәүләки мәктәпләрендә балаларга белем һәм тәрбия бирә. Озак еллар дәвамында Апас урта мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белемнәреннән укыта. Укытучылык эше белән беррәттән актив җәмәгать эшләрендә дә кайный. Партия эшлеклесе, район хатын-кызлары Советы җитәкчесе булып тора, җәмәгать оешмаларына җитәкчелек итә.
Валентина Сәгыйть кызы В .И. Ленинның тууына 100 ел уңаеннан Мактау грамотасы, Татарстан Республикасының Мактау грамотасы, матбугат һәм мәгълүмат Министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.
Валентина Сәгыйть кызы татар һәм рус телләрен камил белде. Ике диннең дә гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп яшәде. Райондашлары алдында намуслы һәм кешегә ихтирам белән караучы булып истә калды.
Кая гына эшләсә дә, Валентина Саранюк хезмәттәшләре арасында үзенең гадилеге, эчкерсезлеге һәм ярдәмчеллеге белән аерылып торды.
Валентина Саранюк арабыздан китсә дә, райондашларыбыз күңелендә аның якты истәлеге мәңге яшәр.
Мәрхүмәнең барлык балаларының, туганнарының һәм барлык якыннарының тирән кайгысын чын йөрәктән уртаклашабыз һәм сабырлык телибез.
Равил Хисаметдинов, муниципаль район башлыгы;
Алмаз Тугушев, район башкарма комитеты җитәкчесе;
Радик Гыйсмәтов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев