Районыбызның Халыклар дуслыгы йорты вәкилләренең эшлекле очрашуы узды
Республикабызның Халыклар ассамблеясы Советы рәисенең яңа урынбасары Константин Яковлев танышу максатыннан районга килде.
(24 август, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).
Кунакны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина каршы алды һәм район тормышы белән таныштырды. Республика кунагы яңа, заманча төзекләндерелгән район мәдәният йорты бинасына соклануын яшермәде.
Эшлекле очрашуда Константин Яковлев районыбызда Халыклар дуслыгы йортының эшчәнлеге белән кызыксынды, бу йорт белән элемтәдә торучыларның фикерләрен тыңлады, үз тәкъдимнәрен җиткерде. Ул, шулай ук, Апаста ничә төрле милләт вәкилләре яшәве турында сорашты, проблемаларны белеште, сорауларга җаваплар бирде.
Очрашуга районыбызның фольклор ансамбльләре җитәкчеләре дә килгән иде. Алар үзләренең бәйгеләрдә ирешелгән уңышлары турында сөйләп үттеләр, киләчәккә планнарын җиткерделәр.
Районыбызның Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Гөлнара Галиәкбәрова районда “Шурампуч”, “Садә”, “Рябинушка” кебек көчле фольклор ансамбльләре булуы, аларның район, республикакүләм конкурсларда катнашып, уңышлы чыгыш ясаулары хакында сөйләп үтте. Быелгы вәзгыятькә карамастан, “Балкыш”, “Түгәрәк уен”, “Зәлидә” кебек чараларның онлайн рәвештә булса да оештырылып баруын да әйтте.
Әлеге күңелле чараның эше белән район башлыгы Равил Хисаметдинов та танышты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев