Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Районыбызның сугыш ветераннары кәрәзле телефонлы булды

Бүген районыбызда гомер итүче биш Бөек Ватан сугышы ветеранына телефон тапшырылды.

(31 август, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ“).


Сугыш ветераннарын кәрәзле телефоннар белән тәэмин итүне “Җиңү волонтерлары“ җәмәгать хәрәкәте оештыра. Әлеге мөһим чара кысаларында, бүген бүләкләргә районыбызның 5 ветераны ия булды. Кәрәзле телефоннарны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, “Сәләт“ балалар иҗаты үзәге директоры, район буенча “Җиңү волонтерлары“ координаторы Гөлнара Габдрахманова һәм “Рассвет“ халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Светлана Салаватуллина тапшырдылар. Югары Балтай авылында яшәүче Шәүкәт бабай белән Хәлилрахман бабай да бүләкләрне рәхмәт әйтеп кабул иттеләр.
“Барыгызга да зур рәхмәт. Һәрчак ярдәм итеп торасыз. Бер гозеребезгә дә каршы килмичә үтәргә тырышасыз. Бәхетегез гомерле, гомерегез бәхетле булсын“, - дип, бик җылы сүзләр белән хөрмәт белдерделәр ветераннар.
Телефоннар файдаланыр өчен бик җайлы, хәрефләре дә, саннары да өлкән буын өчен уңайлы. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина ветераннарга кирәк вакытта, теләсә нинди ашыгыч ярдәм күрсәтүче оешмаларга да, үзеңә беренчел кирәк булган әйберләр, гозерләр буенча шалтыратып мөрәҗәгать итеп булуын аңлатты.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев