Республика бәйгесе җиңүчеләре район башлыгының Рәхмәт хатын алды
Россия Пенсионерлар берлегенең Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге “Татарстандагы өлкән кешенең социаль портреты” республика конкурсында катнашып, “Йолдыз“ газетасы журналисты Ләйлә Шиһабиева һәм Апас урта мәктәбенең 8А классы укучысы Илүзә Шиһабиева җиңү яулаган иделәр.
(16 декабрь, “Апастово-информ“).
Пенсионерлар Союзының җирле бүлеге хисап җыелышында да аларның җиңүләре билгеләп үтелде. Бәйге җиңүчеләренә район башлыгының Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырылды.
“Бәйге ел саен уза. Биредә өлкән буынның тормышын чагылдырган язмалар кабул ителә. Узып баручы ел безгә күркәм уңышлар алып килде“, – диде Пенсионерлар Союзының җирле бүлекчә җитәкчесе Фәрит Кәлимуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев