Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Республикабыз мөфтие төзәтмәләр буенча тавыш бирү турында: Динлеләргә читтә калмау мөһим

Илебезнең Төп Законына үзгәрешәр гаилә кыйммәтләрен ныгытырга, милли һәм тел мәсьәләләрен хәл итәргә ярдәм итәчәк.

(25 июнь, “Апастово-информ“).


Мөселманнарга Конституциягә төзәтмәләр буенча бердәмлек күрсәтеп, үз фикерләрен белдерү бик тә мөһим, дип билгеләп үтте республикабыз мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең видео аша мөрәҗәгатендә.

“Милли, тел сорауларына, гаилә кыйммәтләренә кагылышлы мәсьәләләр өчен бу - бик җитди карар. Шуңа күрә, без барыбыз да, моңа бик җаваплы карарга тиеш. Динлеләргә читтә калырга ярамый, аларның тавышы зур әһәмияткә ия“, - дип ассызыклады Сәмигуллин.

Динлеләргә Аллаһка, Пәйгамбәребезгә һәм җитәчеләргә буйсынырга кирәк, дип әйтелә Коръәндә дә, дип искә алды мөфти. Шуңа күрә дә, барлык мөселман халкына бердәмлек күрсәтеп тавыш бирергә килү - мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев