Реклама
Җәмгыять
Республикабызның барлык районнарында ел азагына кадәр гериатрик кабинетлар барлыкка киләчәк
Апас районы үзәк хастаханәсендә дә гериатрик кабинет ачылды.
(29 сентябрь, “Апастово-информ”).
Гериатрик кабинетлар ел ахырына кадәр Татарстанның барлык районнарында да ачылачак. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Сәламәтлек саклау министры урынбасары - Казан Сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Владимир Жаворонков хәбәр иткән.
“Без 2020нче ел ахырына кадәр тагын 21 гериатрик кабинет ачуны планлаштырабыз. Шулай итеп, республиканың 45 районында да шундый кабинетлар ачу бурычы үтәләчәк”, - диде спикер.
Гериатрик кабинетлар “Демография” милли проекты һәм “Өлкән буын” региональ проектлары нигезендә булдырылалар. Табиб-гериатрлар картлык астениясе, колак ишетү, күз күрү, хәтер һәм башка органнарда булган үзгәреш симптомнарын ачыклыйлар һәм аларны җиңеләйтү чараларын күрәләр. Өлкәннәргә олыгая барган саен, килеп чыккан төрле авыруларны җиңелрәк кичерергә ярдәм итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев