Республикабызның коронавируска каршы төзелгән оператив штабы, Казанга әлеге чир йоктыручылар утырган рейслар кайтуын хәбәр итте
Штаб вәкилләре Мәскәүдән килүче 4 авиарейс пассажирларына үзләре турында кайнар линияга хәбәр итүләрен сорадылар.
(Казан, 22 март, "Татар -информ" )
Республикабыз штабы Казанга төшүче, Covid-19 йоктырган пассажирлар булган әлеге рейсларны атады.
Мәскәүнең өч авиарейс пассажирлары аеруча куркыныч астында саналалар. (SU 1196, 12 март, SU 1276, 17 март, SU 1278, 18 март)
Моңардан тыш, бер чирләүче Мәскәүдән Казанга поезд белән кайткан. (024 М, 6 нчы номерлы вагон).
Оператив штаб, әлеге рейсларда кайтучы барлык пассажирларга 14 көнгә өйдә генә калырга куша. Якыннары белән аралашуны кичектерүләрен, шәхси гигиена таләпләрен үтәүләрен, бүлмәләрне ешрак җилләтүләрен киңәш итә.
Югарыда санап үтелгән рейсларда кайткан пассажирларга үзләре турында поликлиникага, яки (8-800-222-59-00) телефоны буенча кайнар линиягә хәбәр итүләрен сорый. Кайнар линия 7.30 дан 20 сәг.кә кадәр эшли. Авыру симптомнары булган очракта, табибны кичектермичә өйгә чакырырга куша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев