Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Республикада “Президент” ипотекасы буенча фатирны 5 процент белән сатып алып була

Рөстәм Миңнеханов кушуы белән Татарстанның барлык яшь гаиләләре социаль ипотекада катнашу хокукы алды.

(21 июль, “Апастово-информ”).


Татарстанның дәүләт торак фонды яшь гаиләләргә социаль ипотека буенча беренчел взносны 10 проценттан 5 процентка төшерде.
Бу яшьләр өчен яңа мөмкинлек ача. Татарстан яшьләр эше буенча министр Дамир Фәттахов шул турыда әйтте.
“Беренчел взнос күләме Татарстан Президенты карары буенча дәүләт торак фонды ипотекасына, булачак фатирның 5 процентын гына кертергә кирәк булачак. Бу беренче ел взносны яшь гаилә 1нче сентябрьгә кадәр тапшырырга тиеш. Бу максатка ана капиталын да кулланып була. Килешү гамәлдә булган чорда һәр яңа туган бала өчен, дәүләт 200 мең сумны исәптән чыгара”, - диде Фәттахов.
Бу программада катнашу өчен яшь гаиләдә ирнең яки хатынның берсе 36 яшьтән яшьрәк булырга тиеш. Тулы булмаган гаиләләр дә бу программага керә ала. Мисал өчен, ата яки ананың берсе баласы белән яшәп, торакка мохтаҗлык кичерсә һәм яңа торакны түләп барырга мөмкинлеге булса, социаль ипотекага өметләнә ала. Мохтаҗлык яшь кешенең үз торагы булу-булмаудан яки бер гаилә членына торакның 18 кв.м. дан артмавыннан чыгып билгеләнә. Әгәр дә, яшь кеше минималь хезмәт хакыннан да югарырак хезмәт хакы ала икән, ул түләүгә сәләтле дип исәпләнә.
“Фатирны яшь гаилә 28,5 елга алырга хокуклы. Ике кешегә исәпләгәндә 42 кв.м. Ә инде, гаиләдә өч һәм күбрәк кеше булганда - 18әр кв.м. билгеләнә”, - диде Фәттахов. Шушы программа нигезендә, Татарстан дәүләт торак фонды 6 мең гаиләне торак белән тәэмин итүне планлаштыра. Моның турындагы мәгълүматлар шәһәр һәм район башкарма комитетларына җиткерелгән инде. Элегрәк, мондый социаль ипотека белән бюджет өлкәсендә эшләүче яшьләр генә файдалана алса, хәзер Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хәкүмәткә бу программаны республикада яшәүче бөтен яшь гаиләләргә дә җәелдерү бурычын куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев