Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Рәхимов” хуҗалыгы механизаторы Айрат Җиһангировка Мактау Грамотасы тапшырдылар

Кемдер бәхетне акчада, кемдер сәламәтлектә, кемдер яраткан хезмәтендә күрә. Кормаш авылында туып-үскән, бүгенге көндә "Рәхимов" хуҗалыгында алдынгы механизатор Айрат Җиһангиров туган авылында яшәп, басу-кырларда хезмәт итүен бәхеткә тиңли. - Яшьтән үк шәһәр тормышын яратмадым. Мәктәпне тәмамлагач Апаска СПТУга киттем. Армия хезмәтеннән соң туган авылда төпләнеп калып, менә 30 ел инде...

Кемдер бәхетне акчада, кемдер сәламәтлектә, кемдер яраткан хезмәтендә күрә. Кормаш авылында туып-үскән, бүгенге көндә "Рәхимов" хуҗалыгында алдынгы механизатор Айрат Җиһангиров туган авылында яшәп, басу-кырларда хезмәт итүен бәхеткә тиңли.

- Яшьтән үк шәһәр тормышын яратмадым. Мәктәпне тәмамлагач Апаска СПТУга киттем. Армия хезмәтеннән соң туган авылда төпләнеп калып, менә 30 ел инде трактор белән кырларны иңлим, - дип хозурланып сөйли ул. Унике елдан бирле "FENDT" тракторын иярли. Язын чәчүдә, аннан көзге сукалау эшләре, кышын тирес чыгару, гомумән, ел әйләнәсе тимер аты белән кырда ул. Язгы чорда 3700 гектарда чәчү эшләре башкарган. Тормыш иптәше Гөлләр Җиһангирова да әлеге хуҗалыкта зоотехник булып эшли. Иңне-иңгә куеп ике кыз бала үстергәннәр. Әниләре белән бергә тулы гаилә булып оныклары, оныкчыклары шатлыгына сөенеп яши алар. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин эш урынына барып Айрат Җиһангировка Татарстан Республикасының авыл-хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау Грамотасын тапшырды. Киләчәктә уңышлар теләде.

- Айрат бик тырыш кеше. Аның техникасы ел әйләнәсе төзек, нинди генә һава шартлары булуга карамастан ул гел хезмәттә. Алдагы көннәрдә тагын да зур күрсәткечләр белән эшләвен телибез, - диде җитәкчеләре Зөфәр Кавиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев