Рифкать Ибәтуллин: “Мондый яңа техниканы күптән көткән идек”
Район башлыгы Айрат Җиһаншин авыл җирлекләре башлыкларына яңа техника тапшырды.
(21 ноябрь, “Апастово-информ”).
Бүген район башлыгы Айрат Җиһаншин Акхуҗа, Зур Күккүз, Табар Черкене һәм Болынбалыкчы авыл җирлекләре башлыкларына тантаналы төстә яңа трактор ачкычлары тапшырды.
“Бу тракторларны алу өчен дәүләт 6 миллион бирсә, 4 миллионы район бюджеты хисабыннан тотылды. Эшегездә зур ярдәмче булсын”,- диде район башлыгы.
Район башлыгы авыл җирлекләре башлыкларына эшләрендә уңышлар теләде. Билгеләнгән шоферлар тракторларга утырып эшкә кузгалды.
“Без мондый яңа техниканы күптән көткән идек. Үзара салым акчасына печән чапкычлар, кар чистарту җайланмалары алырга планлаштырабыз. Урамнарыбызны чисталыкта тоту өчен зур ярдәм булачак”, - диде Табар Черкене авыл җирлеге башлыгы Рифкать Ибәтуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев