- Команда бар, ничек эшләгән булса, алга таба да шулай ук нәтиҗәле эшләрләр дип уйлыйм, - диде Рифкать әфәнде махсус әлеге темага багышланган ашыгыч пресс-конференциядә.
Рифкать Миңнеханов вазыйфасын кем башкарачагы әлегә билгеле түгел: "Җитәкчене Эчке эшләр министры билгели, - диде бу уңайдан элеккеге баш инспектор. - Әлегә вакытлыча вазыйфаларны башкаручы итеп Ленар Габдрахманов билгеләнә. Җитәкче булып ул калырмы, башка кеше булырмы - билгесез. Сау булыгыз димим, киләсе очрашуларга кадәр!"
Рифкать Миңнеханов рәсми рәвештә 8 ноябрьгә кадәр чираттагы ялда дип саналачак, шуннан соң инде пенсия ялына чыгарга тиеш булачак.
Нет комментариев