Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Ризык чын күңелдән пешергәндә генә тәмле була“

Апаста яшәүче Гөлнара Кәбирова тәмле куллы пешекче буларак аерылып тора. Аш-су серләрен яхшы белә ул.


(15 март, “Апастово-информ“).


“Кечкенәдән аш бүлмәсенә тартылдым. 12 яшемдә камырлар куя идем инде. Кечкенә-кечкенә коймаклар пешергәнем дә истә“, – ди ул.

Гөлнара нинди рецепт күрсә дә, тизрәк пешереп карарга, аның белән якыннарын сыйларга ашыга. Төрле пироглар, татлы вафлялар, печеньелар, булкаларны тел йотарлык, тәмле итеп пешерә. Итле ризыклар, яшелчә, җиләк-җимештән әзерләнгәннәре дә өстәлдән өзелми. Табында һәркөн яңа төрле ризык урын ала.

“Әлмәттә яшәүче әтиемнең олы апасы Хәмидә шулай ук тәмле кулы, осталыгы белән аерылып тора. Мин дә ападан күреп пешерә башладым, осталыкка анардан өйрәндем. Хәзер дә бер-беребез белән киңәшләшәбез, рецептлар алышабыз“, – ди Гөлнара апасына рәхмәт сүзләрен җиткереп.



Гөлнара Кәбирова иртәнге сәгать 4тә торып та, төн уртасында да газ миче янында басып торырга иренми. Җитез эшли, матур итеп бизәп тә куя.



“Ашарга пешергәндә кабып карарга яратмыйм, барысын да рецепт буенча үлчәп, төгәл салам. Кәефем юк икән, мин ашарга пешерергә алынмыйм. Ризык чын күңелдән пешергәндә генә тәмле була“, – ди үзе.

Фото авторы: Зилә Гатина. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев