Рөхсәтсез чыршы кисүчегә штраф яный
Яңа елга аяк басарга санаулы көннәр калып бара. Бу көннәрдә күпләр яңа ел бизәге булган яшел чыршы бизәп куярга ашыга.
Кемнәрдер ясалма чыршыларны бизәп куйсалар, ә кайберәүләр исә хуш ис аңкытып торучы урман чибәркәйләренә өстенлек бирәләр. Тик урманчылар райондашларны чыршыны урманнан рөхсәтсез кисеп кайтырга ярамаганлыгы хакында кисәтә. РФ Хөкүмәтенең 2007 елның 8 маендагы 273нче номерлы Карары нигезендә законсыз чыршы кискән, урман хуҗалыгына зыян салган өчен 2105 сум күләмендә штраф каралган. Бу сумма декабрь-гыйнвар айларында исә ике тапкырга арта. Рөхсәтсез чыршы кисүчеләргә административ штраф та яный. Физик затларга штраф суммасы 3-4 мең сумны, вазыйфаи затларга – 20-40 мең сумны, юридик затларга – 200-300 мең сумны тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев