Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәркөн рәхмәт әйтеп дога кылам, – ди Күкшемдә гомер кичерүче Факия апа Бикмучева

- Бабаем бу шатлыклы мизгелләрне күрә алмады менә, 6 балам, 11 оныгым, 10 оныкчыгым хакына яшим бүген, - дип җыйнак кына, әмма нурлы, догалы өе түрендә каршы алды безне төгәл 90 яшен тутырган Факия Бикмучева. Олы юбилее белән котларга Казан ярминкәсеннән туры Күкшемгә кайткан район башлыгының аңа чәчәкләр, Россия Президентының...

- Бабаем бу шатлыклы мизгелләрне күрә алмады менә, 6 балам, 11 оныгым, 10 оныкчыгым хакына яшим бүген, - дип җыйнак кына, әмма нурлы, догалы өе түрендә каршы алды безне төгәл 90 яшен тутырган Факия Бикмучева. Олы юбилее белән котларга Казан ярминкәсеннән туры Күкшемгә кайткан район башлыгының аңа чәчәкләр, Россия Президентының Котлау хаты һәм бүләкләр тапшыру мизгелендә күңеле тәмам тулды Факия әбиебезнең:

- Ил, район җитәкчеләренең мине шулай зурлаганнары өчен Ходайның олы рәхмәте ирешсен, илләр-көннәр тыныч булсын иде, - дип дога кылды.

- Бабаем Шәрәфетдин сугыш михнәтләрен күп күрде. 81 яшендә ахирәткә күчте. Фронтовик, Бөек Ватан сугышы ветераны хатыны буларак, үземә дә нужа шулпасын күп татырга туры килде. Мин тарткан, балалары үрәчәсеннән эткән «уфалла» арбасы күчәрләре ничекләр генә чыдагандыр дип тә уйлыйм кайчакта. Сугышның ахырына кадәр Мари урманнарыннан кайтармадылар безне. Паровозларга утын әзерләдек. Инде килеп, 1946 елны гына авылга кайтырга рөхсәт булды. Насыйп ярым белән озаклап алсу таңнар каршылап йөрергә вакыт булмады безнең, уракка чыгар алдыннан никах укыттык та кушылдык. Бик әйбәт ир, 6 балабызга кырыс, сабыр әти булды, бик юксынам үзен… Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан дәүләт безнең кебекләрне кайгыртып, бушлай фатирлы да итте. Соң булса да уң, халык бик көткән, бик кирәкле һәм саваплы бу гамәл ил җитәкчелегенә хөрмәт һәм ышаныч нигезе ул бүген, диде ул өй тулы кунакларга яшьле күзләре белән карап.

- Дөньялар болгана башлагач, 20 еллар элек гаиләбез белән Апаска күченеп кайттык. Бик шатланам-кардәшләрем, район җитәкчелеге минем кебекләрне язмыш кочагында берүзебезне калдырмады. Эше дә булды, торыр куышыбыз да бар бүген. Әниебезгә шундый кадер-хөрмәтен күрсәткән һәммәгезгә зур рәхмәт, - диде бу өйдәге олы килен Тәнзилә. Юбиляр әнисен өрмәгән урындыкка да утыртмаучы кызы Сәгъдәтбану да бик җылы сүзләрен җиткерде.

Сугыш ачысын төбенә кадәр эчкән фронтовикларыбыз, аларны тол калган хатыннары, сугыш чоры балаларының һәркайсы мондый игътибар, кадер-хөрмәткә бик лаек. Көтегез, берегезне дә онытмыйлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев