Үрнәк алырлык укытучылар гаиләсе
Районда яшь гаиләләргә үрнәк, өлге итәрлек гаиләләр күп. Шулар арасында Дәвеш авылында гомер итүче, шушы көннәрдә 50 ел бергә яшәүләрен билгеләп узучы Садриевлар гаиләсе дә бар. Хәлим абый белән Флера апа икесе дә Дәвеш авылында туып-үсеп, пар канат булып илле ел тормыш арбасын бергә тарталар. Хәлим абый 48 ел гомерен...
Районда яшь гаиләләргә үрнәк, өлге итәрлек гаиләләр күп. Шулар арасында Дәвеш авылында гомер итүче, шушы көннәрдә 50 ел бергә яшәүләрен билгеләп узучы Садриевлар гаиләсе дә бар.
Хәлим абый белән Флера апа икесе дә Дәвеш авылында туып-үсеп, пар канат булып илле ел тормыш арбасын бергә тарталар. Хәлим абый 48 ел гомерен Дәвеш мәктәбендә балаларга физик тәрбия, хезмәт дәресләре укытуга багышласа, Флера апа 35 ел балалар бакчасында тәрбияче булып хезмәт итә. Икесе дә Мәгариф отличнигы исеменә ия булганнар. Дөнья булгач төрле хәлләр булгандыр, ләкин әлеге гаилә барлык авырлыкны да бергә күтәреп, тормыш җилләренә каршы торып гомер итәләр. Уллары Хәлил, кызлары Гөлнараны үзләре үрнәгендә тәрбияләп, югары белем алуда ярдәм итәләр. Әлеге гаиләне педагоглар денастиясе дисәк тә ялгыш булмастыр. Хәлим абый җәйге каникул вакытларында да кул кушырып утырмый. Район пионер лагеренда, ындыр мөдире, комбайнчы, тракторчы хезмәтен дә башкара. Оста куллы хезмәт укытучысы буларак авылда һәм тирә якта чәчәкле агач капкалар эшли, кәрҗиннәр үреп күргәзмәләрдә катнаша. Лаеклы ялга чыккач та тик ятмый ветераннар Советы рәисе вазифасын башкара. Авылдашлары өчен Болгарга, Казанга, Биләргә бик күп мәртәбәләр экскурсияләр оештыра, музейларга йөриләр. Бүгенге көндә Хәлим абый мәчет карты, динебезне үстерүгә үзеннән күп өлеш кертә. Шулай ук Хәлим абый редакциябезнең актив хәбәрчесе дә. Олыгайган көннәрендә аларга сәламәтлектә, тигезлектә яшәүләрен телибез.
Гүзәл Хилавиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев