Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Роспотребнадзор апаслыларга иртә өлгергән карбызларны сатып алмаска киңәш итә

Җәй ул җиләк-җимешнең күпләп өлгергән чоры. Кибеткә кергәч үк, күз тизрәк җиләк-җимеш киштәләренә төшә. Соңгы вакытта Апаста да карбыз сатып алучылар күренә башлады. Тик, ТР буенча Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе белгечләре әлегә карбызны сатып алмаска киңәш итә. Алар фикеренчә, бакча культураларының өлгерү вакыты август аена туры килә. Ә...

Җәй ул җиләк-җимешнең күпләп өлгергән чоры. Кибеткә кергәч үк, күз тизрәк җиләк-җимеш киштәләренә төшә. Соңгы вакытта Апаста да карбыз сатып алучылар күренә башлады. Тик, ТР буенча Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе белгечләре әлегә карбызны сатып алмаска киңәш итә. Алар фикеренчә, бакча культураларының өлгерү вакыты август аена туры килә. Ә хәзер сатылучы карбыз-кавыннар исә нитратлы булырга мөмкиннәр. Чөнки тизрәк өлгертү өчен фермерлар төрле ашламалар һәм шулай ук туфракта нитратлар барлыкка китерә торган азотлы ашлама кулланырга мөмкиннәр. Бу матдә, гадәттә, карбызга сеңеп аның йомшак өлешендә туплана. Карбызда нитрат килограммына 60 мг нан артмаска тиеш икән. Ә тикшерүләр исә бу төр иртә өлгергән карбызларда аның 10 тапкырга артык булуын күрсәткән. Нитрат кеше организмы өчен бик зарарлы. Аның белән агулануның беренчел билгеләре: баш авырту, күңел болгану, косу, тырнак, бит, иреннәрнең зәңгәрләнүе. Ә йөкле хатыннарга хәтта балаларын югалту куркынычы да яный.

Фото:http://yandex.ru/clck/jsredir

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев