Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Роспотребнадзор: Мәктәпләрдә Covid-19 чиренә каршы өстәмә чаралар кертү таләп ителми

Бүгенге көндә мәктәпләрдә эпидемиягә каршы өстәмә чаралар кертү таләп ителми. Бу хакта Роспотребнадзор хезмәтенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Роспотребнадзорның территориаль органнарына мәгариф оешмаларында туклануны оештыруга, шулай ук гамәлдәге барлык санитар һәм эпидемиягә каршы таләпләрне үтәүгә аерым игътибар бирергә кирәк», –дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова сүзләрен.

Илнең баш санитар табибы шулай ук Россия төбәкләрендә ПЦР-тест ясау күләмен арттыру кирәген белдерде.

Кичә Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны арту сәбәпле, электр транспорты хезмәткәрләре өчен битлек режимы кертелде. Битлек киеп йөрү шулай ук пассажирларга да киңәш ителә. Моңарчы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хезмәт коллективларында битлек режимын яңадан кертергә һәм халыкны ревакцинацияләү эшен көчәйтергә кушкан иде. Ул әйтүенчә, төбәкнең һәр бишенче вакцина ясаткан кешесе генә кабат прививка кадаткан.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/rospotrebnadzor-maktaplarda-covid-19-cirena-karsy-ostama-caralar-kertu-talap-itelmi-5859105

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев