Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов батыр райондашларның гаиләләренә “Йолдыз”га язылу бүләк итте
Депутат махсус хәрби операциядә һәлак булган егетләрнең гаиләләренә олы хөрмәт белдерде.
(29 май, “Апастово-информ”).
Районда 2024нче елның икенче яртыеллыгына “Йолдыз”(“Звезда”) газеталарына язылу дәвам итә. Җирле матбугатка язылу кампаниясенә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов та кушылды. Депутат батыр райондашларның гаиләләренә “Йолдыз”га язылу бүләк итте. Барлыгы 10 гаиләгә “Йолдыз” газетасы ярты ел дәвамында бушлай киләчәк.
Илдар Гыйльметдинов яу кырында башларын салган егетләрнең батырлыклары мәңгелек булуын ассызыклап узды. Намуслы, ышанычлы Ил улы үстергән әти-әниләргә, һәрчак терәк була белгән тормыш иптәшләренә олы хөрмәтен һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев