Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов “Партия десанты” кысаларында төзелеш объектлары белән танышып чыкты

Ул заманча төсмер алган үзәкләштерелгән исәп-хисап бинасында булды.

(29 март, “Апастово-информ”).


“Бердәм Россия” сәяси партиясе Халык программасын уңышлы тормышка ашыра һәм социаль объектларны төзүне һәм реконструкцияләүне контрольдә тоту өчен “Партия десанты” проектын эшләтеп җибәрде.


Шушы проект кысаларында Апас үзәкләштерелгән исәп-хисап оешмасы да капиталь төзекләндерелде. Яңарган бина якын арада кулланылышка тапшырылачак. Биредә якты, заманча төзекләнгән бүлмәләр күзгә күренеп үзгәргән. Хезмәткәрләргә эшләр өчен барлык шартлар да тудырылган.


“Бинабыз тулысынча үзгәрде, матурланды, заманча төсмер алды. Район буенча барлыгы 56 учреждениегә хезмәт күрсәтәбез. Безнең өчен бу күптән көтелгән вакыйга. Район, дәүләт җитәкчеләренә безне кайгыртулары өчен чиксез рәхмәт”, - диде үзәкләштерелгән исәп-хисап оешмасы җитәкчесе Әлфия Сафиуллина.
Дәүләт эшлеклесе Илдар Гыйльметдинов искергән бинаның шулай яңаруына соклануын белдерде һәм оешманың эшчәнлегенә уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев