Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин Апас кызы Әмирә белән очрашты

Депутат Әмирәне бүләкләре белән сөендерде.

(28 декабрь, “Апастово-информ”).


Узган елның декабрь аенда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин районга кабул итүләргә килгәч, нәни кызчык Әмирә Әхмәтовага дарулар алырга булышырга вәгъдә биргән иде. Озак да үтмәде, гаилә бер елга җитәрлек дарулар алу бәхетенә иреште. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Максим Топилин Әмирә белән якыннан танышты. Район башлыгы Айрат Җиһаншин белән берлектә гаиләнең хәлләрен сорашып, Кыш бабай бүләкләрен дә тапшырды. Кызчыкның Яңа ел бәйрәмнәрен кая уздыруы хакында да сорашты.
-Кызчыкның әнисе Алинә белән таныш идек. Аерым, кыйммәтле дарулар белән тәэмин итү мөмкинлеге һәрвакытта да каралмаган. Россия Федерациясе Президенты Карары нигезендә, “Мәрхәмәт” фонды оешты. Фондка өстәмә керемнән килгән акчалар балаларга дару өчен тотыла. Сирәк очрый торган даруны алырга хезмәттәшләрем белән бергә ярдәм итә алдык. Бу очракта Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры да булышлык күрсәтте. Әмирә Әхмәтова сирәк очрый торган авырудан интегә. Россиядә шундый диагнозлы ике генә бала бар, -диде Максим Топилин.
Алинә Әхмәтова 2019 елдан бирле кызының дару ярдәмендә генә яшәвен, бер айлык дәвалану курсы өчен зур күләмле акчалар кирәк булуын, хәзерге вакытта дару бәяләренең тагын да артуын белдерде.
-Дарулар безнең Россия территориясендә юк, чит илдән алырга кирәк. Кыенлыклар белән күп очраштык. Суд юлларында йөрергә туры килде. Мин ярдәм сорап район башлыгына килдем, халыкны кабул итүләр вакытында Максим Топилин янына килдем. Ул безне тыңлады, хәлебезне аңлады. Озак та тормый ярдәм итте. “Мәрхәмәт” фонды аша даруларны ала башладык. Безгә ярдәм иткән һәркемгә олы рәхмәт. Авырмасыннар, барлык максатларына ирешеп яшәсеннәр, - диде ул.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин балага ярдәм итү юлларын һәрчак табарга тырышуларын, аларның хәлләрен сорашып торуын билгеләп үтте.
Әмирә – чая, шук һәм җитез кызчык. Кунакларны да ул елмаеп каршы алды, рәхмәтләрен әйтеп озатып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев