Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин Апасның көмеш волонтерларына тегү машинасы бүләк итте

Район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин Апасның көмеш волонтерлары белән очрашты һәм 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итте.

(6 март, “Апастово-информ”).


Апасның көмеш волонтерлары изге эш башкара. Алар тырышлыгы белән махсус хәрби операциядә катнашучыларга 2809 носилка җыелган, 861 носилка тегелгән. Шулай ук эчке киемнәрнең, мендәр һәм янгыннан саклаучы плащларның да саны арта бара.

Район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин изге күңелле өлкәннәргә рәхмәтләрен әйтеп, волонтерларга “Россия Кызыл Крест” бөтенрәсәй җәмәгать оешмасы Татарстан бүлеге җитәкчесенең Рәхмәт хатын тапшырды.

Максим Топилин районда кабул итүләр уздырганда, Апас шәһәр тибындагы бистәсе волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе Сания Сафиуллина тегү машинасы җитмәве хакында әйткән иде. Әлеге мөрәҗәгать бик тиз хәл ителде. Дәүләт Думасы депутаты волонтерларга тегү машинасы тапшырды.
Барлык өлкәннәргә дә яз гөлләре – лаләләр бүләк ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев