Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин: “Бу олуг бәйрәмне сез безгә бүләк иттегез”
Депутат Үтәмеш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хәйретдин Сәлаховны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән тәбрик итте.
(2 май, “Апастово-информ”).
Максим Топилин Хәйретдин абый Сәлахов белән очрашып, хәлләрен белеште, көнкүреше белән кызыксынды. Якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан ихлас тәбрикләүләрен юллап, күчтәнәчләр тапшырды.
“Бөек Җиңү көне белән ихлас тәбрик итәбез. Бу олуг бәйрәмне сез безгә бүләк иттегез. Батырлык, Ватанга тугрылык үрнәге күрсәттегез. Бүген сез узган сугышчан юлны махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләр дә лаеклы дәвам итә. Алар да сынатмый, Ил алдындагы изге бурычларын намус белән үтиләр. Без егетләрнең җиңү белән кайтуларына ышанабыз”, - диде Максим Топилин.
Хөрмәтле аксакалга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның һәм район башлыгы Айрат Җиһаншинның да котлау открыткалары һәм бәйрәм күчтәнәчләре тапшырылды. Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров изге теләкләрен, рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Хәйретдин ага Сәлахов яшәгән йортның тәрәз төбендә “Җиңү” җыры яңгырады, котлау һәм рәхмәт сүзләре юлланды. Утны-суны кичкән ветеран “Җиңү тәрәзәләре” аша горур елмаеп, имин тормыш теләде.
Хәйретдин абый Сәлахов 18 яшендә сугышка китә. Сталинград, Курск дугасы сугышларында илебез тынычлыгы өчен көрәшә. Берничә тапкыр каты яраланып госпитальләрдә дәвалана. Сугышта кергән мина кыйпылчыгы әлегә кадәр башында саклана, тәнендәге җәрәхәт эзләре бүген дә сыкрый.
Хәйретдин ага Сәлахов улы Фәрит һәм килене Елена тәрбиясендә кадер-хөрмәттә гомер кичерә. Илдәге соңгы яңалыклар белән телевизор, газета битләре аша танышып бара. Махсус хәрби операциягә багышланган тапшыруларны аеруча кызыксынып карый. Күңеле күтәренке аның. Бу ел аксакал өчен аеруча истәлекле. Июль аенда ул 100 яшьлек юбилеен каршыларга әзерләнә. Бирегә килгә кунакларны да үзенең гомер бәйрәменә бик теләп чакырып калды.
“Онытмыйсыз, бәйрәм саен хәлемне беләсез, күчтәнәчләр китерәсез. Рәхмәт. Туган көнемдә дә көтеп калам”, - диде хөрмәтле аксакал.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев