Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин махсус хәрби операция зонасында яраланган егетнең хәлен белде

Түбән Барыш авылы егете Альмир Гомәров 10нчы декабрьдә яралана.

(6 март, “Апастово-информ”).


Альмир Гомәров Түбән Барыш авылында туып-үсә. Үз гаиләсен корып, Казан шәһәрендә гомер кичерә. Тормыш иптәше белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Машина йөртүче булып эшли. 26нчы сентябрьдә ул мобилизацияләнә. 1 ай дәвамында өйрәнүләр узганнан соң, махсус хәрби операциягә юл тота. Хәрби бурычын үтәгәндә, аягы яралана.
“25нче сентябрьдә повестка килде. Авылга ялга кайткан идем. Икенче көнне үк чыгып киттем. Барырга кирәк икән, димәк, барырга инде дидем. Әтием дә Әфган сугышында катнашкан. Исән-имин кайткан. Мин дә үз бурычымны намус белән үтәргә булдым”, - ди егет.
Альмир Гомәров беренче Мәскәү госпиталендә дәвалана. Аннан соң Казанга кайта. Әлегә ул ялда, һаман да тикшеренүләр уза.
Егетнең сәламәтлеге белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин дә кызыксынды. Ул район башлыгы Айрат Җиһаншин белән берлектә Альмир Гомәров янында булып, якыннан аралашып, борчыган сорауларын тыңлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев