Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин батыр ир-егет үстергән Анага олы хөрмәтен белдерде

8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан батыр егет үстергән Ана Любовь Харитонова котлаулар кабул итте. Аның улы подполковник, хәрби хәрәкәтләр ветераны, Батырлык ордены кавалеры Виталий Харитонов бүгенге көндә икенче гвардия Таман мотоукчылар дивизиясенең 15нче гвардия Кызыл Байраклы мотоукчылар полкы командиры булып хезмәт итә.

(6 март, “Апастово-информ”)


Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин район башлыгы Айрат Җиһаншин белән берлектә батыр ил улы үстергән Ананың хәлләрен сорашып, бүләкләрен тапшырдылар, яз чәчәкләре бүләк иттеләр.
“Матур яз бәйрәме белән ихлас котлыйм. Иң мөһиме – сәламәт булыгыз, күңелегез һәрчак күтәренке булсын, йөзегездә шат елмаю балкысын”, - дип ихлас теләкләрен юллады депутат.
Туган җире өчен янып яшәүче батыр егет үстергән Анага район башлыгы Айрат Җиһаншин бәйрәм теләкләрен ирештерде, олы рәхмәт сүзләрен белдерде.
Любовь Харитонова да горурлык хисләрен яшермәде, олы улы Виталий Харитонов турында рәхәтләнеп сөйләде.
Любовь Харитонова ике ир бала үстерә. Тормыш иптәше 34 яшендә вафат була. Ана балаларны ялгызы гына тәрбияләп аякка бастыра.
“Гомерем буе балаларым өчен яшәдем. Максатым аларны чын кеше итү булды. Үзем тимерюлда эшләдем. Күп очракта балалар өйдә үзләре генә калдылар. Иремнең әнисе һәм бертуган энесе ярдәм итте. Улларымны какмадым, сукмадым, тик шулай да җитди була белдем. Хезмәткә өйрәнделәр. Үзем эшкә чыгып киткәндә, башкарасы эшләрне кәгазьгә теркәп калдыра идем. Алар җаваплылык белән кайтуыма эшләп куйдылар”, - дип искә ала әни кеше.
Виталий Харитонов 9 классны Биеш мәктәбендә укый, урта белемне Апас урта мәктәбендә ала. Яхшы билгеләргә генә укыган егет иң җаваплы һөнәр сайлый, хәрби булу хыялын тормышка ашырып, Казан танк училищесына укырга керә.
“2 генә 4лең бар. Бәлки башка уку йортын сайларсың, дип үгетләп тә карадым. Тик риза булмады. Тырышып укыды. Аннан авыр хезмәткә алынды. Мәскәүгә юллама алды”, - ди Любовь Харитонова.
Виталий Харитонов бүгенге көндә икенче гвардия Таман мотоукчылар дивизиясенең 15нче гвардия Кызыл Байраклы мотоукчылар полкы командиры булып хезмәт итә. Украинадага махсус хәрбия операциядә катнаша. Хәрби Академия тәмамлый, подполковник хәрбия дәрәҗәсенә ирешә. Тормыш иптәше Анна белән бер ул һәм 1 кыз тәрбияләп үстерәләр.
“Кечкенә улым да бик тырыш. Казан авиация институтын тәмамлады. Хәзер төзелеш өлкәсендә хезмәт куя. Хәрби кафедра тәмамлады. Улларым – горурлыгым. Тәрбияле, белемле, ихтирамлы, максатларына ирешүчән, туган җирләрен өзелем яратучы чын кешеләр булдылар”,- дип сөенә горур Ана Любовь Харитонова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев