Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Россия Хөкүмәте рәисе Рөстәм Миңнехановны котлый

Михаил Мишустин Рөстәм Миңнеханов адресына аны Татарстан республикасы Президенты постына сайлануы белән котлап, телеграмма җибәргән.

(16 сентябрь, “Апастово-информ”).


Татарстан Президентының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустиннан Рөстәм Миңнехановны Татарстан республикасы Президенты постына сайлану уңаеннан котлау телеграммасы килде.
“Күп еллар дәвамында, республика халкы сезгә регион алдында торган мөһим бурычларны хәл итүне ышанып тапшыра. Сайлауларда җиңү - сезнең Татарстанда булган югары абруегызны тагын бер кат раслый. Сезнең һөнәри осталыгыгыз, тәҗрибәгез, тирән белемле булуыгыз киләчәктә дә, регионның икътисадын һәм социаль тармагын тагын да ныгытырга, Татарстан һәм тулаем Россиянең яңа уңышларга ирешүгә ярдәм итәчәгенә ышана. Сезгә ныклы сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек телим”, - диелә телеграммада.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев