Реклама
Җәмгыять
Россия мәдәният министры: Татарстанда мәдәният тарихына хөрмәт зур
Республикага Ольга Любимова эшлекле сәфәр белән килде.
(15 сентябрь, “Апастово-информ”).
Россия мәдәният министры Ольга Любимова Татарстандагы мәдәният тармагында эшне бәяләде.
“Республикада берничә ел дәвамында, мәдәни тарихи объектларга хөрмәт белән карап, аларны саклау буенча зур эш алып барыла”, - диде Любимова. Татарстанда мәдәният милли проекты буенча да, беренче тәҗрибәләрне үткәрдек, дип саный ул.
Бүген мәдәният министры өчен Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театрына экскурсия ясадылар.
Эшлекле сәфәре вакытында Ольга Любимова Казан Кремлен карады. “Санлы мәдәният” региональ проектының кызыклы юнәлешләре белән танышты. “Хәзинә” милли сәнгать галереясында һәм “Сәйдәш” мәдәни үзәгендә булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев