Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россия мәктәпләрендә укучылар программалаштыру буенча бушлай ике еллык курслар уза алачак

Информатика белән кызыксынучы VIII-XI сыйныф укучылары программалаштыру буенча бушлай ике еллык өстәмә курслар уза алачак.

РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин шул хактагы карарны имзалаган.

«Укучылар 36 академик сәгать буена дүрт модульдән торган программа нигезендә шөгыльләнәчәк. Программалаштыру курслары математика һәм информатика буенча төп мәктәп программасына өстәмә булачак. Бу укучыларга мәктәптә үк беренче IT-һөнәр үзләштерергә мөмкинлек бирәчәк, бу исә, үз чиратында, алар өчен үзләренең алдагы һөнәри эшчәнлеген IT-өлкә белән бәйләүдә этәргеч булачак», - диелә документта.

Курслар ике ел дәвам итәчәк. Аны дистанцион технологияләр кулланып – онлайн һәм төбәк белем бирү мәйданчыкларында офлайн форматында үтәргә мөмкин.

Беренче этапта программалаштыру буенча бушлай курсларны 100 мең укучы узар дип көтелә. Алдагы елларда аларның саны 240 мең кешегә җитәргә тиеш.

Өч еллык федераль бюджетта курслар өчен 6,8 миллиард сум акча каралган. Үткән ел әлеге проект сынау рәвешендә узса, хәзер ул бөтен илгә җәелдереләчәк.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiya-maktaplarenda-ukucylar-programmalastyru-buenca-buslai-ike-ellyk-kurslar-uza-alacak-5856967

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев