Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Россия туристы һәлакәткә очраган самолетка утырырга йоклап калган

Алдагы көнне Дубайда туган көнен билгеләп үткән 34 яшьлек Эльвира Исаева Ростов-на-Дону шәһәрендә һәлакәткә очраган самолетка утырырга өлгермәгән - йоклап калган. Бу хакта ул социаль челтәрләр аша уртаклашкан. Аннан хәбәр кергәнче туганнарына гына ут йотарга туры килгән. "Ападан: "Мин исән!" - дип СМС килгәч, берничә сәгать еладым. Ә бит аны,...

Алдагы көнне Дубайда туган көнен билгеләп үткән 34 яшьлек Эльвира Исаева Ростов-на-Дону шәһәрендә һәлакәткә очраган самолетка утырырга өлгермәгән - йоклап калган.

Бу хакта ул социаль челтәрләр аша уртаклашкан. Аннан хәбәр кергәнче туганнарына гына ут йотарга туры килгән. "Ападан: "Мин исән!" - дип СМС килгәч, берничә сәгать еладым. Ә бит аны, шул самолетка утырасы булгач, үлде, дип белдек. Ападан хәбәр килгәч, хәтта туганнарга да шалтырата алмадым", - дигән сеңлесе.

Ә Эльвира алдагы көнне туган көнен бәйрәм иткән, отельгә соң гына кайта һәм кайтырга өлгерә алмый. Берничә көн ул Дубайда туроператорлар хисабына яшиячәк.

Чыганак: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев